Төп мәгълуматка күчү

Аксыл шәмәхә төсле өчпочмаклар

Аксыл шәмәхә төсле өчпочмаклар

 Мод, Франциядә яшәп, мәктәптә эшли. Ул мөмкинлекләре чикле булган балаларга дәрес вакытында ярдәм итә. Күптән түгел генә дәресләрнең берсе холокост һәм нацистлар концлагере темасына багышланган булган. Бу лагерьларның тоткыннары билге тегелгән киемнәр кигән. Билгенең төсе һәм формасы буенча тоткыннарның ни өчен монда эләккәннәрен билгеләгәннәр.

 Аксыл шәмәхә төсендәге тегелгән өчпочмакларны искә алып, укытучы болай дигән: «Минемчә, андый билге гомосексуалистларныкы булган». Дәрестән соң Мод, укытучы янына килеп, аңа аксыл шәмәхә төсле өчпочмаклар Йәһвә Шаһитләренең билгесе булганын аңлаткан a. Шулай ук ул аңа бу тема буенча өстәмә материаллар алып килә алганын әйткән. Укытучы ризалашкан һәм аңа үзенә белгәннәре белән укучылар алдында чыгыш ясарга тәкъдим иткән.

 Башка бер укытучы шул ук тема буенча дәрес үткәргән вакытта балаларга тоткыннарның төрле төсле билгеләре сурәтләнгән таблица күрсәткән. Бу таблицада аксыл шәмәхә төсле өчпочмаклар Йәһвә Шаһитләренең билгесе икәне дөрес күрсәтелгән булган. Дәрестән соң Мод бу укытучыга да шул тема буенча өстәмә материал тәкъдим иткән. Укытучы ризалашкан һәм Модтан класс алдында чыгыш ясавын сораган.

Мод дәрестә кулланган материаллар белән

 Мод беренче төркемнең укучылары өчен 15 минутлык презентация әзерләгән, әмма дәрес алдыннан укытучы аңа: «Сиңа бер сәгать»,— дигән. Башта Мод нацистларның Йәһвә Шаһитләрен эзәрлекләүләре турында документаль фильм күрсәткән. Анда нацистлар Йәһвә Шаһитләренең 800 дән артык балаларын әти-әниләреннән аерганы турында фикер яңгыраган. Шул урында Мод, видеоны туктатып, шундый өч баланың очрагы турында сөйләп киткән. Ә азакта ул Австриядән булган 19 яшьлек Йәһвә Шаһите Герхард Штайнакерның әти-әниләренә багышланган соңгы хатын укыган. Ул бу хатны 1940 елда нацистлар җәзалап үтерер алдыннан берничә сәгать кала язган булган b.

 Мод шул ук материал белән икенче төркем алдында да чыгыш ясаган. Хәзер Модның кыюлыгы аркасында бу ике укытучы, нацист концлагерьларының корбаннары турында укучыларга сөйләгәндә, Йәһвә Шаһитләре турында искә алырга онытмый.

a Икенче бөтендөнья сугышы вакытында Йәһвә Шаһитләрен, алар шулай ук Бибельфоршер (Изге Язмаларны тикшерүчеләр) дип билгеле булган, нацист режимына ярдәм күрсәтмәгәннәре өчен лагерьларга җибәргәннәр.

b Герхард Штайнакер немец армиясендә хезмәт итүдән баш тартканы өчен кулга алынган булган. Үзенең саубуллашу хатында ул: «Мин әле бала гына. Раббы миңа көч бирсә генә, мин чыдам булып калырмын, һәм мин шуның турында гына үтенәм»,— дип язган. Герхардны иртән, сәгать алтыларда, күрәсең, гильотинада үтергәннәр. Аның кабер ташында: «Аның үлеме Аллаһыга дан китерде»,— дигән сүзләр язылган.