Төп мәгълуматка күчү

Ул, авыр чиргә карамастан, сынмаган

Ул, авыр чиргә карамастан, сынмаган

 Вирджиния исемле Йәһвә Шаһите бикләнгән кеше синдромы (синдром запертого человека) дигән чир белән авырый. Аның тәненә паралич суккан. Ул күрә, ишетә, күзләрен ача, йома һәм башын әз генә селкетә ала. Ләкин ул сөйләшә һәм ашый алмый. Кайчандыр ул сәламәт булган. Әмма 1997 елның бер иртәсендә ул башның арткы ягында көчле авырту сизгән. Ире аны хастаханәгә китергән, һәм шул кичне Вирджиния комага киткән. Ике атнадан соң ул реанимацияда уянган. Аның тәненә паралич суккан, һәм ул ИВЛ аппаратына тоташтырылган булган. Берничә көн дәвамында ул бернәрсәне дә, шул исәптән үзенең кем икәнен, искә төшерә алмаган.

 Шуннан соң нәрсә булганын Вирджиния болай дип сөйли: «Әкрен-әкрен хәтерем кайта башлады. Мин ялварып дога кылдым. Минем үләсем һәм кечкенә улымны әнисез калдырасым килми иде. Көч табар өчен, мин мөмкин кадәр күбрәк Изге Язмалардагы шигырьләрне искә төшерергә тырыштым.

 Ахыр чиктә мине реанимациядән җибәрделәр. Алты ай төрле хастаханәләрдә һәм реабилитация үзәгендә үткәргәннән соң, мин, ниһаять, өйгә кайттым. Тәнемә һаман паралич суккан булган. Мин бернәрсә дә үзем эшли алмадым. Башкалар һәм Йәһвә өчен бернәрсә дә эшли алмаганым аркасында, мин бик боектым. Мин шулай ук улымны кайгырта алмам дип борчылдым.

 Мин үземнекенә охшаш хәлдә булган Йәһвә Шаһитләренең биографияләрен укый башладым һәм аларның Йәһвә өчен нәрсә эшли алганнарына гаҗәпләндем. Нәтиҗәдә, мин, игътибарымны эшли алган нәрсәләргә туплап, уңай караш үстерә алдым. Чирләп киткәнчегә кадәр, минем рухи эшләр өчен вакытым күп булмады, ә хәзер мин алар белән көн саен көне буе шөгыльләнә алам. Шуңа күрә, төшенкелеккә бирелер урынына, мин игътибарымны хезмәткә тупладым.

 Мин компьютерны кулланырга өйрәндем. Башымны селкеп, мин махсус программа ярдәмендә текстны бастыра алам. Бу авыр булса да, андый технологияләр миңа Изге Язмаларны өйрәнергә һәм хатлар ярдәмендә башкаларга өметем турында сөйләргә мөмкинлек бирә. Башкалар белән аралашыр өчен, минем алфавит язылган тактам бар. Кеше бер-бер артлы хәрефләргә күрсәтә. Хәреф ялгыш булганда, мин күзләремне киң итеп ачам, ә дөрес булганда, күзләремне йомам. Шулай итеп без сүзләрне һәм җөмләләрне төзибез. Минем белән еш аралашкан кайбер апа-кардәшләр минем нәрсә әйтергә теләгәнемне алдан белеп ала, әмма ялгышканда, безгә көлке була.

Алфавит язылган такта ярдәмендә аралашу

 Миңа җыелыш эшләрендә катнашу ошый. Мин һәрвакыт очрашуларга тоташам, хәзер видеоконференция аша. Мин комментарийларымны язып куям, ә берәрсе аларны очрашу вакытында укый. Мин шулай ук кайбер кардәшләр белән айлык программаны карар өчен тоташам a.

 Мин бикләнгән кеше синдромы белән инде 23 ел авырыйм. Кайвакыт мин боегып китәм. Андый хисләрне җиңәр өчен, мин дога кылам, кардәшләр белән аралашам һәм рухи эшләрдә катнашам. Җыелышның ярдәме белән мин алты ел буе ярдәмче пионер булып хезмәт итә алдым. Мин улым Алессандро өчен яхшы үрнәк булырга тырышам. Улым хәзер өйләнгән һәм өлкән булып хезмәт итә. Алар хатыны белән пионер хезмәтендә катнаша.

 Мин еш кына киләчәктә оҗмахта эшли алачак нәрсәләр турында уйланам. Беренчедән, минем үз тавышым белән Йәһвә турында сөйлисем килә. Мин шулай ук авылда, чишмә буйлап йөреп, матур табигатьне күзәтергә телим. Мин инде егерме ел буе сыек ризык белән трубка аша тукланганга, минем, агачтан алма өзеп алып, аны тешләп аласым килә һәм, әлбәттә, Италия кешесе булганга, минем яраткан итальян ризыкларын, шул исәптән пиццаны әзерләп ашыйсым килә!

 „Котылуга өмет“ миңа бик ярдәм итә (1 Тисалуникәлеләргә 5:8). Үземне яңа дөньяда күз алдына китерү миңа, физик чикләремә карамастан, шатлыкны югалтмаска булыша, чөнки мин тиздән авыруым бетәчәк дип ышанам. Әйе, мин Йәһвә Патшалык ярдәмендә урнаштырачак чын тормышны зарыгып көтәм» (1 Тимутигә 6:19; Маттай 6:9, 10).

a JW телевидениесенә сылтаманы jw.org сайтында табып була