Төп мәгълуматка күчү

ИҖАДИ ЭШЛӘР

Ярканатның эхолокациясе

Ярканатның эхолокациясе

 Ярканатларның күрү сәләте булса да, аларның күп төрләре караңгылыкта эхолокацияне куллана: тавыш чыгарып, ә аннары чагылган кайтавазны тыңлап, берәр нәрсәнең ераклыгын билгели ала. Мәсәлән, кайбер ярканатлар бөҗәкнең канат кагу тизлеге буенча коңгыз һәм черкине аера белә.

 Игътибар итегез: ярканатларның күбесе, бугазында тавыш импульсларын булдырып, тавышны авызыннан я борын тишекләреннән чыгара. Тавыш, төрле нәрсәләрдән чагылып, кайтаваз булдыра. Шул кайтавазны ярканатлар зур колакларын кулланып тыңлый. Кайтаваз ярканатка тирә-ягын 3D рәсем итеп күз алдына китерергә һәм үзләренең кайда булуын аңларга булыша. Ярканат әйбернең урнашкан урынын, биеклеген, ераклыгын билгели ала. Ул моны хәтта бүтән ярканатларның шаулавына карамастан эшләргә сәләтле.

 Ярканатның эхолокациясе бик төгәл булырга тиеш. Бер миллисекундлык төгәлсезлек (секундның меңнән бер өлеше) аркасында, ярканат, үз мишененә тидермичә, 17 сантиметрга ялгыша алыр иде. Кайбер тикшерүчеләр әйтүенчә, бер миллисекундтан да төгәлрәк булу «мөмкин түгел кебек күренә». Әмма тәҗрибәләр күрсәткәнчә, ярканат ия булган эхолокациянең төгәллеге 10 наносекунд (секундның йөз миллионнан бер өлешен) тәшкил итә. Моның ярдәмендә ул ераклыкны хәтта бер миллиметрлык төгәллек белән я хәтта төгәлрәк билгели ала!

 Галимнәр сукыр кешеләр өчен эхолокацион электрон кул таягын уйлап чыгарган. Бу таяк ярдәмендә сукырлар юлда очраган төрле киртәләрне, шул исәптән баш өстеннән булган киртәләрне, мәсәлән агач ботагын, читләтеп үтә ала. Ике конструктор Брайан Хойл һәм Дэн Уотэрз «Batcane» (бэткейн) дип аталган шул таяк турында болай ди: «Аны уйлап чыгарырга безне ярканатның искиткеч эхолокацион сәләтләрен белү дәртләндергән».

 Сез ничек уйлыйсыз? Ярканатның искиткеч эхолокацион сәләтләре эволюция нәтиҗәсендә барлыкка килгәнме? Яисә аны Аллаһы барлыкка китергәнме?