Төп мәгълуматка күчү

ИҖАДИ ЭШЛӘР

Этнең ис сизү сәләте

Этнең ис сизү сәләте

 Тикшерүләрдән күренгәнчә, эт башка берәр этне иснәп, аның яшен, җенесен һәм кәефен белә ала. Этләрне хәтта шартлаткыч матдәләрне һәм наркотикларны табарга булышыр өчен өйрәтәләр. Кеше тирә-як мохитне башлыча күрү сәләтен кулланып тикшерсә, эт исә моның өчен үзенең ис сизү сәләтен куллана. Эт үз борыны белән барысын сизә-аңлый.

 Уйлап карагыз: этнең ис сизү сәләте кешенекенә караганда күп тапкырга сизгеррәк. Кушма Штатларның стандартлар һәм технологияләр милли институты буенча, «эт триллионнан бер өлеш күләмендәге кайбер матдәләрне таба ала. Бу олимпия бассейнында балкашыгының дүрттән бер өлеше күләмендәге шикәр комын сизүгә тиң».

 Ни өчен этнең борыны шулкадәр сизгер?

  •   Борыны юеш булганга, эт төрле исләрне яхшы аера белә.

  •   Эт сулыш системасының ике юлы бар: берсе сулау өчен, икенчесе ис сизү өчен. Эт сулаганда, һава ис сизү рецепторлары урнашкан борын каушлыгына юнәлә.

  •   Эт борынының ис сизү куышлыгының мәйданы 130 (һәм күбрәк) квадрат сантиметр тәшкил итә, ә кешенеке 5 квадрат сантиметр гына.

  •   Этнең ис сизү рецепторлары күзәнәкләре кешенекеннән 50 тапкырга күбрәк булырга мөмкин.

 Боларның барысы этне күптөрле компонентлы исләрне сизәргә сәләтле итә. Мәсәлән, без ашның исен сизәбез, ә эт, кайбер белгечләр фикеренчә, ашның бар ингредиентларын сизә.

 «Пайн-стрит» (Pine Street Foundation) институтындагы онкологик тикшеренүләр үткәрүче белгечләрнең әйтүенчә, этнең мие һәм борыны «җир шарыбыздагы ис сизү буенча иң камил булган җайланмаларның берсе». Белгечләр шартлаткычлар, контрабанда, шулай ук авыруларны, шул исәптән ракны табарга ярдәм иткән электрон «борыннар» булдырырга тырыша.

 Сез ничек уйлыйсыз? Этнең ис сизү сәләте эволюция нәтиҗәсендә барлыкка килгәнме? Яисә аны Аллаһы барлыкка китергәнме?