Төп мәгълуматка күчү

ИҖАДИ ЭШЛӘР

Сигезаякның гаҗәеп капшавычлары

Сигезаякның гаҗәеп капшавычлары

 Инженер-робототехниклар лапароскопик хирургиядә кулланыла торган төрле махсус җиһаз-техника уйлап чыгара. Бу табибларга операцияләрне кеше тәнендә кечкенә тишекләр ясап үткәрергә мөмкинлек бирә. Шушы өлкәдәге инновация сигезаяк, ягъни осьминог дип аталган диңгез хайванының үтә сыгылмалы кулларын, ягъни капшавычларын күзәтү нәтиҗәсендә барлыкка килгән.

 Уйлап кара. Сигезаяк хәтта бик кысан җирдә дә үзенең сузылмалы һәм сыгылмалы сигез капшавычы ярдәмендә әйберләрне эләктерергә, тотарга һәм кысарга сәләтле. Ул үз капшавычларын теләсә кайсы якка бөгә ала; алай гына да түгел, кирәк булганда, сигезаяк үз капшавычларының төрле өлешләрен катырырга мөмкин.

 Тикшерүчеләр сигезаякның капшавычы принцибы буенча эшләүче йомшак һәм сыгылмалы кул-манипулятор лапароскопик хирургиядә бик кирәкле нәрсә дигән нәтиҗә ясый. Андый механизм операция ясау процессын күпкә җиңеләйтергә мөмкин, һәм пациентларны күпкә катлаулырак процедураларга дучар итәргә кирәк түгел.

 Сигезаякның сыгылмалы капшавычларына күз салыйк

 Андый кул-манипулятор инде уйлап чыгарылган һәм ясалма операцияләр вакытында кулланыла. 135 миллиметр озынлыктагы кулның бер өлеше эчке тән әгъзаларына зыян китермичә аларны электәрә һәм күтәрә, башка өлеше исә шул ук вакытта операция үткәрә. Андый механизмны уйлап чыгаруда катнашкан доктор Томмасо Ранзани болай дигән: «Без бу системаның тагы да камилрәк һәм хәзергеләре белән чагыштырганда күпкә өстенлеклерәк булачак яңа төрләренә башлангыч булачагына ышанабыз».

Йомшак һәм сыгылмалы кул-манипулятор лапароскопик хирургиядә зур роль уйнаячак

 Сез ничек уйлыйсыз? Сигезаякның кулы эволюция нәтиҗәсендә барлыкка килгәнме яисә аны Аллаһы уйлап чыгарганмы?