Төп мәгълуматка күчү

ИҖАДИ ЭШЛӘР

Ябышкак балыкның (ремораның) имгече

Ябышкак балыкның (ремораның) имгече

 Ябышкак балык диңгездәге башка тереклеккә нык ябыша ала, ә аннары, үзе ябышкан тереклеккә зыян китермичә, җиңел генә кубып төшә ала. Аның бу сәләте тикшерүчеләрне кызыксындырган.

 Игътибар итегез: ябышкак балык скатларга, акулалар, ташбакалар, китлар һәм башка су хайваннарга, тиреләре һәм өслекләре нинди генә булса да, ябыша. Бу балык үзе ябышкан су хайванның паразитлары һәм ризык калдыклары белән туклана. Шул ук вакытта ул, башкаларга ябышып, үзе һич тырышлык куймыйча йөзә һәм ерткычлардан яклау таба. Галимнәр, бу балыкның имгечен тикшереп, аның ничек төрле өслекләргә йомшак кына, әмма шул ук вакыт нык ябыша алганын аңларга тели.

 Кит акуласына ябышкан реморалар

 Ябышкак балыкның овал формасындагы имгече баш өстендә урнашкан. Имгеченең кырые калын һәм йомшак булганга, ул нык ябыша ала. Имгеч эчендә рәт-рәт пластинкалар тора. Һәрбер пластинкада кечкенә каты чыгынтылар бар. Пластинкалар күтәрелгәндә, бу чыгынтылар башка хайванның тиресенә тия һәм ышкылу барлыкка килә. Ышкылу ярдәмендә ябышкак балык бүтән тереклекнең тиресенә тагы да ныграк ябыша ала. Тегесе тиз йөзсә дә һәм юнәлешен кинәт үзгәртсә дә, ябышкак балык нык тотына.

 Ябышкак балыкның имгече галимнәрне охшаш ясалма имгечне эшләргә дәртләндергән. Бу овал формасындагы җайланма төрле өслекләргә нык ябыша ала. Тикшерүчеләр аны тартып алырга тырышкан, әмма бу җайланманың авырлыгыннан йөзләгән тапкыр зуррак көч кулланылганда да, ул кубып төшмәгән!

 Ябышкак балыкның имгече нигезендә ясалган җайланмаларны төрле өлкәләрдә кулланып була. Мәсәлән, су хайваннарны һәм океан тирәнлекләрен өйрәнер өчен җайланма буларак, шулай ук күперләрнең я корабларның су астындагы өслекләргә фонарьларны я башка коралларны беркетер өчен кулланып була.

 Сез ничек уйлыйсыз? Ябышкак балыкның имгече эволюция нәтиҗәсендә барлыкка килгәнме? Яисә аны Аллаһы барлыкка китергәнме?