Төп мәгълуматка күчү

ИҖАДИ ЭШЛӘР

Кәбестә күбәләге канатларының V-сыман формадагы торышы

Кәбестә күбәләге канатларының V-сыман формадагы торышы

 Күбәләкләр, очар өчен, кояшта үз мускулларын җылыта. Ләкин көн болытлы булса, кәбестә күбәләге, башка күбәләкләргә караганда, иртәрәк очып китә ала. Бу нәрсә ярдәмендә мөмкин?

 Игътибар итегез. Күбәләкләрнең күп төрләре, һавага очып менәр өчен кояшта җылынганда, канатларын тулысынча җәя я, киресенчә, җыеп куя. Ә кәбестә күбәләге үз канатларын, араларында почмак ясап тота. Тикшеренүләр күрсәткәнчә, тизрәк җылыныр өчен, ике канат арасындагы почмак 34 градус булырга тиеш. Кәбестә күбәләге канатларының шундый торышы ярдәмендә кояш энергиясе нәкъ мускулларында туплана.

 Эксетер университеты белгечләре (Англия), шушы күбәләк канатларының V-сыман формадагы торышына карап, кояш батареяларын эффективрак итеп булмасмы дип уйлый башлаган. Тикшеренү нәтиҗәсендә, алар кояш батареяларыннан алынган энергияне 50 процентка диярлек арттырган.

 Өстәвенә, белгечләр игътибар иткәнчә, кәбестә күбәләгенең канатлары яктылыкны бик яхшы чагылдыра. Аларның V-сыман формадагы торышын һәм яктылыкны чагылдыру үзенчәлеген исәпкә алып, белгечләр җиңелрәк һәм эффективрак кояш батареяларын ясаган. Шуңа күрә белгечләрнең берсе — Ричард Френч-Констант исемле профессор — кәбестә күбәләген «кояш энергиясен туплау остасы» дип атаган.

 Сез ничек уйлыйсыз? Кәбестә күбәләге канатларының V-сыман формадагы торышы — эволюция җимешеме? Яисә аны шундый итеп Аллаһы барлыкка китергәнме?