ИҖАДИ ЭШЛӘР
Броненосец коңгызының каты кабыгы
Төньяк Американың көнбатышында броненосец дип аталган коңгыз яши (Phloeodes diabolicus). Галимнәр әйтүенчә, бу коңгыз үзенең авырлыгыннан 39 000 тапкыр авыррак булган басымга чыдый ала. Аны хәтта машина таптап китсә дә, бу коңгыз сытылмый. Аның чыдамлыгының сере — каты кабыгында икән.
Броненосецның кабыгы өске һәм аскы өлештән тора. Бу ике өлеш аның гәүдәсенең кырыйлары буйлап бер-берсенә тоташкан. Тоташу урынының бер өлеше, каты булып, үз формасын үзгәртми һәм шулай итеп коңгызның эчке әгъзаларын саклап тора. Тоташу урынының икенче өлеше сыгылучан һәм деформацияләнә ала, ә өченче өлеше хәтта тегендә-монда шуышып йөри ала. Моның барысы нәтиҗәсендә коңгыз сытылмый һәм агач кайрысы я ташлар астына кысылып кереп яшеренә ала.
Броненосец кабыгының өске өлеше дә игътибарга лаек. Ул бер-берсеннән аерылмый торган ике өлештән тора. Алар бер-берсенә «застёжка» сыман береккән. Бу урын сыртны хәтерләтә. «Застёжканың» тешләре арасында аксымнар бар. Алар, клей сыман, «застёжканың» тешләрен ябыштырып тора. Коңгыз авыр нәрсә астында калып сытылганда, аның «сырты» бераз чатнарга мөмкин. Ләкин аксымнар ярдәмендә чатнаган урыннар әкренләп төзәлә.
Тикшерүчеләр броненосец үзенчәлеген көчле басымга чыдый алган конструкцияләр төзүдә, мәсәлән машиналар, күперләр һәм биналар төзүдә, кулланырга тели.
Сез ничек уйлыйсыз? Броненосец коңгызы кабыгының бу үзенчәлеге эволюция нәтиҗәсендә барлыкка килгәнме? Яисә аны Аллаһы барлыкка китергәнме?