Төп мәгълуматка күчү

Изге Язмаларда Даниял турында нәрсә әйтелә?

Изге Язмаларда Даниял турында нәрсә әйтелә?

Изге Язмалар нигезендә җавап

 Даниял күренекле еврей пәйгамбәре булган. Ул б. э. к. VII—VI гасырларда яшәгән. Аллаһы аңа төшләр аңлату сәләте биргән, киләчәккә кагылышлы күренешләр күрсәткән һәм аны Изге Язмалардагы бер китапны язарга рухландырган. Бу китап Даниял исеме белән атала (Даниял 1:17; 2:19).

Даниял кем булган?

 Даниял Яһүдиядә туып үскән. Бу патшалыкның башкаласы Иерусалим булган һәм анда яһүдләрнең гыйбадәтханәсе торган. Б. э. к. 617 елда Бабыл патшасы Нәбукаднизар Иерусалимны камап алган һәм «шул җирдәге күренекле кешеләрне» әсирлеккә алып киткән. (2 Патшалар 24:15; Даниял 1:1). Алар арасында яшүсмер Даниял да булган.

 Даниялны һәм башка егетләрне (шул исәптән Сидрахны, Мисахны һәм Әбдинахны) Бабыл патшасы сараена китергәннәр. Анда аларны дәүләт хезмәтен башкарырга өйрәткәннәр. Даниялны һәм аның өч дустын үз карашларыннан ваз кичәргә мәҗбүр иткәннәр, әмма алар үз Аллаһылары Йәһвәгә тугры булып калганнар (Даниял 1:3—8). Өч елдан соң Нәбукаднизар патша аларның зирәклеген, осталыгын югары бәяләгән һәм «үзенең бөтен патшалыгындагы сихерчелек белән шөгыльләнгән каһиннәргә һәм тылсымчыларга караганда ун тапкыр яхшырак күргән» (Даниял 1:18—20).

 Дистәләгән еллар узгач, Даниялны патша сараена чакырганнар. Аңа бәлки 90 нан артык яшь булгандыр. Ул вакытта Бабыл белән идарә итүче Бәлшәзәр Даниялны стенага язылган язуны аңлатырга кушкан. Аллаһы ярдәме белән Даниял язуны аңлаткан һәм Бабылны Мидо-Фарсы империясе яулап алачак дип әйткән. Шул ук төнне бу сүзләр үтәлгән һәм Бабылны яулап алганнар (Даниял 5:1, 13—31).

 Мидо-Фарсы империясендә Даниялны югары түрә итеп билгеләгәннәр. Дарий патша аңа хәтта тагы да зуррак хакимлек бирергә теләгән (Даниял 6:13). Көнчелек аркасында башка түрәләр Даниялны арысланнар чокырына ташласыннар өчен мәкерле план төзегәннәр, әмма Йәһвә Даниялны коткарган (Даниял 6:423). Тормышының азагында Даниял янына фәрештә килгән һәм Даниялны ике тапкыр «кадерле кеше» дип атаган (Даниял 10:11, 19).

 Бу вакыйгаларны күз алдына китерер өчен Изге Язмаларга нигезләнгән һәм ике өлештән торган «Даниял. Иман тулы гомер» дигән видеопостановканы карагыз.