Төп мәгълуматка күчү

Изге Язмаларда гошер турында нәрсә әйтелә?

Изге Язмаларда гошер турында нәрсә әйтелә?

Изге Язмалар нигезендә җавап

 Борынгы исраиллеләр саф гыйбадәт хакына ел саен гошерне a, ягъни үз уңышының уннан бер өлешен, бирергә тиеш булган. Аллаһы аларга болай дигән: «Син ел саен кырда орлыгыңнан үскән һәр нәрсәнең уннан бер өлешен бирергә тиеш» (Канун 14:22).

 Уннан бер өлешне бирү әмере Муса канунында — Аллаһы борынгы Исраилгә биргән кануннар җыентыгында булган. Муса кануны гамәлдән чыгарылган булган, шуңа күрә мәсихчеләрдән гошерне түләү таләп ителми (Көләсәйлеләргә 2:13, 14). Моның урынына һәр мәсихче «теләр-теләмәс яки мәҗбүриләп түгел, ә йөрәгендә карар иткәнчә» ирекле иганә бирә, «чөнки Аллаһы шатланып бирүчене ярата» (2 Көринтлеләргә 9:7).

 Гошер Изге Язмаларның «Иске Гаһедендә»

 Гошер Изге Язмаларның Иске Гаһед итеп билгеле өлешендә берничә тапкыр искә алына. Күпчелек очракларда ул Муса кануны инде бирелгән вакытка кагыла. Ләкин ике очрак моңа кадәрге вакытка карый.

Муса кануны бирелгәнче

 Гошерне биргән кеше буларак иң беренче итеп Ибрам (Ибраһим) искә алына (Яратылыш 14:18—20; Еврейләргә 7:4). Ибрам гошерне Салимның патша-руханиена, күрәсең, бер генә тапкыр биргән булган. Изге Язмаларда Ибраһим я аның балалары тагын кайчан да булса гошер биргән дип әйтелми.

 Гошерне биргән икенче кеше итеп Изге Язмаларда Ибраһимның оныгы Ягъкуб искә алына. Ул, Аллаһы аны фатихаласа, «уннан бер өлешен» аңа бирергә вәгъдә иткән (Яратылыш 28:20—22). Изге Язмаларның кайбер белгечләре әйтүенчә, ул бу гошерне хайваннарны корбанга китереп түләгән. Ягъкуб үзе бу антны бирсә дә, үз гаиләсе өстенә гошер түләү вазифасын салмаган.

Муса кануны бирелгәч

 Борынгы исраиллеләргә дини эшләренә булышлык итәр өчен гошер түләү әмере бирелгән булган.

  •   Гошер тулы вакытлы дини хезмәтчеләрне — левилеләрне, шул исәптән руханиларны — тәэмин иткән, чөнки аларның үз җирләре булмаган (Саннар 18:20, 21). Рухани булып хезмәт итмәгән левилеләр, халыктан гошер алып, иң яхшы өлешен — «уннан бер өлешнең уннан бер өлешен» руханиларга биргән (Саннар 18:26—29).

  •   Күрәсең, һәр ел башка бер гошер дә китерелергә тиеш булган. Бу гошер левилеләр файдасына гына түгел, ә шулай ук халык файдасына да кулланылган (Канун 14:22, 23). Исраиллеләр аннан махсус бәйрәмнәрдә файдаланган. Ә билгеле бер елларны аны ярлылар белән уртаклашканнар (Канун 14:28, 29; 26:12).

 Гошерне ничек санаганнар? Исраиллеләр һәр ел җирләре китергән уңышның унынчы өлешен аерып куйган (Левилеләр 27:30). Әгәр берәрсе гошерне акчалата китерергә теләсә, ул аның бәясенә 20 процент өстәп китерергә тиеш булган (Левилеләр 27:31). Аларга шулай ук «эре һәм вак терлекнең уннан бер өлешен» китерергә әйтелгән булган. Бу, күрәсең, һәр ел туган терлекнең уннан бер өлешен аңлаткан (Левилеләр 27:32).

 Терлекнең унынчы өлешен билгеләр өчен, исраиллеләр «көтүченең таягы астыннан үткән һәр унынчы хайванны» аерып куйган. Канун буенча, аерып куелган хайваннарны тикшерергә я алмаштырырга ярамаган. Аларны шулай ук акчага алмаштырып булмаган (Левилеләр 27:32, 33). Шулай да еллык бәйрәмнәрдә куллану өчен булган икенче гошерне акчага алмаштырып булган. Бәйрәмгә ерак җирдән килгән исраиллеләр өчен бу бик уңайлы булган (Канун 14:25, 26).

 Исраиллеләр гошерне кайчан китерергә тиеш булган? Исраиллеләр моны һәр ел эшләгән (Канун 14:22). Ләкин һәр җиденче ел чыгарма булган. Ул ел Шимбә елы, ягъни ял итү елы булган, һәм исраиллеләр ул елны бернәрсә дә утыртмаган (Левилеләр 25:4, 5). Моны исәпкә алып, андый елларда уңыш җыю вакытында гошер алынмаган. Җиде еллык чордагы өченче һәм алтынчы елларны исраиллеләр икенче гошерне ярлылар һәм левилеләр белән уртаклашкан (Канун 14:28, 29).

 Гошер түләмәү өчен нинди җәза бирелгән? Муса канунында андый җәза турында әйтелми. Исраиллеләр гошерне җәзадан курыкканга түгел, ә моны эшләү дөрес булганын белгәнгә түләгән. Алар, Аллаһыга гошер биреп, аңардан моның өчен фатихасын сорый алган (Канун 26:12—15). Аллаһы гошер бирмәүне үзеннән урлау итеп күргән (Малахи 3:8, 9).

 Гошер бирү авыр булганмы? Юк. Аллаһы, халык гошерләрне китерсә, алар «өстенә фатихалар яудырыр» һәм алар «бернәрсәгә дә мохтаҗ булмас» дип вәгъдә иткән (Малахи 3:10). Әмма гошерне бирмәгәндә, халык газап чиккән. Алар Аллаһының хуплавын югалткан. Моның аркасында шулай ук руханилар һәм левилеләр эшләргә мәҗбүр булган һәм инде халыкның Аллаһыга гыйбадәт кылуында әллә ни булыша алмаган (Никами 13:10; Малахи 3:7).

 Гошер Изге Язмаларның «Яңа Гаһедендә»

 Гайсә җирдә булганда, гошер бирү Аллаһы хезмәтчеләреннән әле дә таләп ителгән. Ләкин Гайсә үлеменнән соң бу таләп гамәлдән чыгарылган.

Гайсә җирдә булган вакытта

 Изге Язмаларның «Яңа Гаһед» дип аталган өлешеннән күренгәнчә, Гайсә җирдә булганда, халык гошерне әле китергән. Гайсә моны эшләү — аларның бурычы икәнен таныган, шулай да ул дини җитәкчеләрне хөкем иткән. Тегеләр гошерне җиренә җиткереп бирсә дә, «Канундагы мөһимрәк нәрсәләрне — гаделлекне, шәфкатьлекне һәм тугрылыкны кире каккан» (Маттай 23:23).

Гайсә үлеменнән соң

 Гайсә үлеменнән соң гошер бирү инде таләп ителмәгән. Гайсәнең корбан үлеме Муса канунын, шул исәптән гошер турындагы әмерне, гамәлдән чыгарган (Еврейләргә 7:5, 18; Эфеслеләргә 2:13—15; Көләсәйлеләргә 2:13, 14).

a Гошер бу — «берәрсенең уңышыннан махсус максат өчен аерып куелган уннан бер өлеш. [...] Изге Язмаларда искә алынган гошернең максаты, гадәттә, дини булган» («Harper’s Bible Dictionary», 765 нче бит).