Төп мәгълуматка күчү

Гайсә нинди тәндә терелтелгән?

Гайсә нинди тәндә терелтелгән?

Изге Язмалар нигезендә җавап

 Изге Язмаларда Гайсә «кеше буларак үтерелде, ә рух буларак терелтелде» дип әйтелә (1 Петер 3:18; Рәсүлләр 13:34; 1 Көринтлеләргә 15:45; 2 Көринтлеләргә 5:16).

 Гайсәнең сүзләре шуны күрсәтә: ул кеше тәнендә терелтелмәячәк. Ул үз тәнен «дөнья яшәсен өчен» йолым итеп бирәчәк дигән (Яхъя 6:51; Маттай 20:28). Әгәр дә Гайсә терелгәндә үз тәнен кире алган булса, ул йолым корбанын гамәлдән чыгарыр иде. Ә Изге Язмаларда ул үз тәнен һәм канын «бер тапкыр... мәңгегә» корбан итеп биргән дип әйтелә (Еврейләргә 9:11, 12).

Әгәр Гайсә рухи тәндә үледән терелгән икән, аның шәкертләре аны ничек күрә алган?

  •  Рухи затлар үзләренә кеше тәне ала ала. Мәсәлән, моны элек фәрештәләр эшләгән, алар хәтта кешеләр белән ашаган һәм эчкән (Яратылыш 18:1—8; 19:1—3). Әмма алар рухи затлар булып калган һәм физик тәннәрен калдыра алган (Хакимнәр 13:15—21).

  •  Гайсә дә терелгәннән соң вакытлыча кеше кыяфәтендә булган. Рухи зат буларак ул кинәт күренә алган һәм күренмәс була алган (Лүк 24:31; Яхъя 20:19, 26). Гайсә үзенә алган физик тәннәр бер-берсеннән аерылып торган. Шулай итеп хәтта Гайсәнең якын дуслары да аны сөйләгәне я эш иткәне буенча гына таный алган (Лүк 24:30, 31, 35; Яхъя 20:14—16; 21:6, 7).

  •  Гайсә рәсүл Томаска күренгәндә Томас аның тәнендәге яраларына кагылган. Гайсә моны Томасның иманын ныгытыр өчен эшләгән, чөнки Томас аның үледән терелгәненә шикләнгән (Яхъя 20:24—29).