Төп мәгълуматка күчү

ГАИЛӘ ӨЧЕН ЯРДӘМ | АТА-АНАЛАР

Балагызга күңелсез булса

Балагызга күңелсез булса

 Балагызга өйдә утырырга кирәк, һәм ул нәрсә эшләргә белми. «Миңа күңелсез!» — дип әйтә ул. Балагызга телевизор карарга я берәр видеоуенны уйнарга тәкъдим иткәнче, киләсе киңәшләрне карап чыгыгыз.

Кайбер ата-аналар нәрсә аңлаган?

  •   Күңел ачуның төре һәм күләме хәлне тагы да авырайта ала. Роберт исемле әти кеше болай дип әйтә: «Кайбер балалар өчен телевизор карау һәм видеоуеннар уйнау гади көндәлек эшләргә караганда кызыклырак булып күренә».

     Аның хатыны Барбара да моның белән ризалаша. Ул болай ди: «Көндәлек эшләр уйлануны һәм тырышлыкларны таләп итә, нәтиҗәсе дә шунда ук күренми. Телевизор карарга һәм видеоуеннар уйнарга яраткан балалар өчен бу күңелсез булып күренә».

  •   Социаль челтәрләрдә утыру тискәре уйлар тудырырга мөмкин. Дусларының тормышын күзәтеп, яшь кеше үз тормышын күңелсез дип уйлый ала. Бэт исемле кыз болай ди: «Социаль челтәрләрне караганда, мин өйдә утырам, ә башкалар вакытларын күңелле үткәрә, дип уйлый башлыйсың».

     Өстәвенә, социаль челтәрләрдә сәгатьләр буе утыру кеше күңелендә бушлык хисе тудыра. Крис исемле егет болай ди: «Бер караганда, син үзең өчен кызыклы шөгыль таптың, әмма ахыр чиктә син канәгатьлек сизмисең».

  •   Баланың күңелсезләнүенә мөмкинлеккә кебек карагыз. Кэтрин исемле әни кеше әйтүенчә, балага күңелсез булса, ул иҗатчан булып китә. Ул болай ди: «Гади генә коробка вакыт машинасына, автомобильгә, көймәгә я ракетага әйләнә, ә юрган белән капланган урындыклар чатыр булып китә».

     Шерри Тёркл исемле психолог баланың күңелсез булуын «иҗатчан булыр өчен мөмкинлек» дип атый a. Шуңа күрә күңелсез булуның кайвакыт уңай яклары да бар. Бер китапта болай диелгән: «Штанга күтәрү мускулларны ныгыткан кебек, күңелсез чаклар ми өчен тренировка булып тора» («Disconnected» дигән китаптан).

 Нәтиҗә: Балагызның күңелсез булуына проблемага кебек түгел, ә аңа иҗатчан булырга ярдәм итәр өчен мөмкинлеккә кебек карагыз.

Сез нәрсә эшли аласыз?

  •   Мөмкинлек булса, балагызга тышта уйнарга рөхсәт итегез. Элегрәк искә алынган Барбара болай дип әйтә: «Бала кояшка һәм саф һавага чыккач, күңелсезләнүнең эзе дә калмый. Бу шундый гаҗәеп! Балаларыбыз урамда уйный башлагач, алар тагы да иҗатчанрак булып китте».

     Изге Язмалардагы принцип: «Барлык нәрсәнең билгеле бер вакыты бар... ...көлү вакыты бар һәм бию вакыты бар» (Вәгазьче 3:1, 4).

     Уйланыр өчен сораулар: балам урамда ешрак уйный алсын өчен, мин нәрсә эшли алам? Бу мөмкин булмаса, өйдә нәрсә уйлап чыгарып була?

  •   Балаларны башкалар турында уйларга өйрәтегез. Лилиан исемле әни кеше мондый киңәш бирә: «Олы яшьтәге дустыгызның газонын кисегез, ишек алдын себерегез, аның өчен берәр нәрсә ашарга пешерегез я, исәнләшер өчен, кереп чыгыгыз. Башкаларга ярдәм итү чын шатлык китерә».

     Изге Язмалардагы принцип: «Юмарт кеше муллыкка ирешер, башкаларны ныгытучы үзе дә ныгытылыр» (Гыйбрәтле сүзләр 11:25).

     Уйланыр өчен сорау: балагыз, башкаларга булышып, шатлык тапсын өчен, сез нәрсә эшли аласыз?

  •   Үрнәк күрсәтегез. Көндәлек эшләр турында әйткән сүзләрегез балаларга тәэсир итә. Сара исемле әни болай ди: «Тормышыбызны соры дип әйтеп, без балаларыбызны күңелсез булырга өйрәтәбез. Ә инде уңай карашлы булсак, бу балаларыбызга да йогар».

     Изге Язмалардагы принцип: «Шат күңелле көн дә бәйрәм итә» (Гыйбрәтле сүзләр 15:15).

     Уйланыр өчен сораулар: мин көндәлек эшләр турында нәрсә сөйлим? Үземә күңелсез булганда, мин нәрсә эшлим? Бу балаларыма ничек тәэсир итә?

 Киңәш. Балагыз белән бергә кызыклы шөгыльләр уйлап табыгыз. Элисон исемле әни болай ди: «Безнең бер тартмабыз бар, һәм һәрберебез шунда үз идеяләрен язып сала ала».

a «Reclaiming Conversation» дигән китаптан.